Дөньяда ун меңнән артык төрдәге кош бар. Татарстанда орнитологлар өч йөз биш төрдәге кош яшәгәнлеген ачыклаганнар. Шуларның утызлабы безнең белән кышлый, җылы якларга очып китмиләр. Сиксән дүрте Кызыл китапка кертелгән, алары сирәк очрый • Туган җиребезнең ике табигый зонада урнашуы сәбәпле, бездә тайгада яши торган кошлар да (көртлек, кара тукран, боҗыр), далада яши торганнары да (дала бөркете, соры көртлек) очрый. Соңгы елларда элек күренми торган кошлар: ак челән, баклан һ. б. да очрый башлады • Кошлар кешеләргә якын урыннарда да, паркларда, урманнарда-кырларда яши, сулыкларны, сазлыкларны, кыя-тауларны да үз итә. Татарстанда кошларның иң күп төре Лаеш районындагы Идел-Кама тыюлыгында тереклек итә • Әлеге карточкаларда без, Татарстанда кышлый торган, яз җиткәч кире әйләнеп кайта торган кошлар белән беррәттән, соңгы елларда бездә дә күренә башлаган (әлбәттә, шәхси зоопаркларда яки фермаларда) экзотик кошларны да тәкъдим итәргә булдык
My-shop.ru
г. Москва
134 руб.
Әлеге китапка Румыниянең Добруҗа өлкәсендә яшәүче татарларның әкиятләре туплап бирелде. Румыния татарлары турында Татарстанда аз беләләр. Язма чыганаклар Румыния татарларының, төгәлрәк әйткәндә, Добруҗа өлкәсендәге татарларның килеп чыгышын Кырым белән бәйли. Биредә яшәүче төрки халыкның күбесе хәзерге кырымтатар әдәби теле формалашмаган чорда ук туган якларыннан – Кырым ярымутравыннан Румыниягә күчеп утырган һәм безнең Казан татарлары теленә якын булган нугай диалектында сөйләшкән дигән фикер бар. Китап «Тылсымлы һәм тылсымсыз масаллар» һәм «Хайваннар турында масаллар» дигән ике бүлектән тора. Беренче бүлектә – 35 әкият, икенчесендә 9 әкият бирелде. Күпчелек әкиятләрнең сюжеты татар халык әкиятләре белән уртак. Шулай да Добруҗа татарларына гына хас әкиятләр дә бар
My-shop.ru
г. Москва
494 руб.